Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Милли китапханәсендә Галимҗан Гыйльмановның 60 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узды (фото)

Галим язучы, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов лаеклы ялга чыгып, буш вакыты барлыкка килгәч, иркенәйгәч мифология буенча биштомлыкның калган өч томын чыгарырга ниятли. Бу хакта язучы Татарстан Милли китапханәсендә үткән “Дәрья” әдәби кунакханәсендә үткәрелгән очрашуда әйтте. “Татар мифологиясен биштомлык итеп эшләгән идем. Әлегә китапның ике генә томы дөнья күрде. Калган өчесен пенсиягә чыккач иркенләп карап, бастырып чыгарырмын. Өйдә 500 папка материал бар. Алар мине көтә”, - диде язучы. В Национальной библиотеке РТ провели литературный час с поэтом Галимзяном Гильмановым Татарстан Милли китапханәсенең уку залында үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире, язучы, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльмановның 60 яшьлек юбилеена багышланган иде. В Национальной библиотеке РТ провели литературный час с поэтом Галимзяном Гильмановым Әдәби кичәдә күренекле язучылар Разил Вәлиев, Фоат Галимуллин, Фәрит Яхин, Нәбирә Гыйматдиновалар чыгыш ясады. Чыгыш ясаучылар, нигездә, язучының галимлегенә басым ясадылар. Бу беренче чиратта аның мифология белгече булуында чагыла. В Национальной библиотеке РТ провели литературный час с поэтом Галимзяном Гильмановым “Мәгълүм булганча, безгә уку йортларында татар мифлары турында сүз алып барырга мөмкин дә булмады. Без борынгы грек мифларын өйрәндек. Ә татарныкы юк дип исәпләнде. Җәмгыятьтә бераз йомшару чоры булгач, шушы ике китап басылып чыкты. Безне никадәр баетты ул! Язучыларыбызның әсәрләрен укып карасагыз, мифологиянең йогынтысын сизәбез”, - диде әдәбият галиме Фоат Галимуллин. В Национальной библиотеке РТ провели литературный час с поэтом Галимзяном Гильмановым “Мифлар китабы чыккач, җәмгыятьтә бераз аптырау барлыкка килде. Кайберәүләр кабул итә алмады. Мин бу хезмәтләрне күреп шулкадәр сөендем. Мифларны галимнәр табып, эшкәртеп, хикәяләп бирмәсәләр ул шулай калыр иде”, - диде галим Фәрит Яхин. В Национальной библиотеке РТ провели литературный час с поэтом Галимзяном Гильмановым Очрашуда Галимҗан Гыйльманов үзенең Нәкый ага Исәнбәт белән аралашуын горурланып әйтте. Ул Бабич исеменең үзе өчен пароль булып, бу исем белән теләсә нинди бөекләрнең ишеген ачтыра алуы турында сөйләде. Бу хакта Галимҗан Гыйльманов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюда да әйтеп узган иде: “Миңа Нәкый Исәнбәт: «Галимҗан, мифларны чыгар. Мин татар мифларын чыгарырга өлгерә алмый калдым. Бөтен фольклор жанрларын чыгардым, мифларын кире халыкка кайтарырга ирек бирмәделәр», - диде ул миңа. Чыннан да, ул вакытта караңгы хорафат дип әйтә иделәр, татар мифлары турында. Нәкый Исәнбәтнең васыять сүзе этәргеч биргәндер...” Очрашудан соң Галимҗан Гыйльманов “Татар-информ” хәбәрчесенә үзенең борынгы халык йолаларын өйрәнгәндә дә иманлы, догалы әдәбият тудырырга тырышуы турында әйтте. “Язучы буларак миңа болар бар да кызык. Мифлар, легендалар, йолаларда - безнең үткәнебез, алар халыкның рухи кодлары. Мин яшь чакта - Татарстан китап нәшриятында эшләгәндә биш-алты ел рәхәтләнеп бу юнәлештә эшләдем. Миңа да мәҗүсилеккә артык керәсең кебек дип әйтүчеләр булды. Әмма мин дини гаиләдә үскән кеше догалы, иманлы әдәбият тудырдым. Минем язганнарым халыкның күңел тәгълиматына каршы килми”, - диде Галимҗан Гыйльманов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев