Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Милли китапханәсендә беренче профессиональ татар сәясәтчесе, галим һәм язучы Садри Максудига багышланган күргәзмә эшли

5 июльдән 30 сентябрьгә кадәр Татарстан Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында танылган дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, галим һәм язучы  Садри Максудиның тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмә эшли. Ул “Беренче профессиональ татар сәясәтчесе” дип исемләнгән. Бу хакта Татарстан Милли китапханәсе хәбәр итә. Садри Максуди – ХХ гасыр башы татар тарихи процессының төп фигурасы, татар хокукый фикеренә нигез салучы. 1901–1906 елларда Париж университетының юридик факультетында укый, хокук кандидаты дәрәҗәсен ала. Күргәзмә нигезен Садри Максудиның үзе исән чакта Россиядә һәм чит илдә бастырылган хезмәтләре урын алган. Алар арасында “Тормыш” (Оренбург, 1914), “Геология” (Казан, 1899), “Гомум хокук нигезләре” (Истанбул, 1948), “Милли үзаңның социологик нигезләре” (Истанбул, 1975) һ.б. Галим хезмәтләре үзенчәлекле, тирәнлеге, төрки тарихны белеп язылуы белән аерылып тора. Күргәзмә Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге тарафыннан оештырылган.
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев