Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Мәскәү Сабан туена 15 млн сум акча бирә

Быел Мәскәүдә Сабан туе 17 июль көнне "Коломенское" паркында узачак. Татарстан белән Башкортстан традиция буенча Мәскәү Сабан туеның партнерлары санала. Мәскәүлеләргә бәйрәмне оештыру һәм үткәрүдә Татарстаннан Чаллы шәһәре ярдәм итә. Ел саен бу көнне "Коломенское" паркында чын татар һәм башкорт авыллары пәйда була. Сабан туе кунаклары өчен татар һәм башкорт халкының тормыш мохите тудырыла, алар кызыклы ярыш һәм конкурсларда катнаша, милли киемнәрдә фотосурәткә төшә ала. Мәскәү Сабан туе - иң зур күләмле бәйрәмләрнең берсе, ел саен анда 150 меңнән артык кеше катнаша. Башкалада Сабан туен үткәрү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан Чаллыга 15 млн сум күләмендә субсидия бүленгән дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев