Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мәктәпләре КВН командалары Юниорлар лигасы чирек финалына җыела

Бүген, 6 декабрьдә, Казанга Татарстан мәктәпләренең КВН командалары Юниорлар лигасы чирек финалына җыелачак. Бу хакта Татарстанның КВН клубы рәсми сайты хәбәр итә.

Мәктәп командаларының очрашуы “Ак Барс” яшьләр үзәге сәхнәсендә үтәчәк.

Чирек финалда Казанның 152 нче гимназиясенең “В джазе только девушки”, “Team-7” иҗади берләшмәсенең “Гагарин” һәм “Фото Айгуль”, 75 нче гимназиянең “Зато не в школе”, Казан суворов училищесының “Люди в черном”, Биектау районы “Балкыш” балалар иҗат йортының “Мандаринка”, 152 нче гимназиянең “Не детки”, Чистайның 5 нче урта мәктәбе белән 3 нче гимназиясенең “Пена”, КФУ ның IT-лицей җыелма командасы, Чаллы һәм Әлмәтнең җыелма командалары, Татарстанның Балалар оешмалары советы җыелма командасы катнашачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев