Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучыларны Белем көне белән котлады

Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучыларны Белем көне белән котлады. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. “Кадерле балалар! Хөрмәтле мөгаллимнәр! Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм. 1 сентябрь – ул Белем көне генә түгел, ә һәркайсыгыз тормышында яңа башлангыч та. Алда кызыклы фәннәр, укытучылар, яңа ачышлар көтә сезне. 1 сентябрьне аеруча беренче сыйныфка баручылар һәм аларның әти-әниләре көтеп ала. Быел беренче тапкыр мәктәпкә 50 613 яшь татарстанлы аяк басты. Педагогларга һәм әти-әниләргә профессиональ уңышлар, зирәклек һәм сабырлык телим. Укучыларга һәм студентларга үҗәтлек, яхшы билгеләр телим”, - диелгән Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов котлау текстында.
Татар-информ
Фото: архив/Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев