Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында кадрлар үзгәреше башланды

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының аппарат киңәшмәсендә министрның икътисад буенча яңа урынбасарын тәкъдим иттеләр. Ул - Павел Владимирович Фролов. Бу хакта “Мәгариф” журналы хәбәр итә. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җиткерүенчә, ведомство башлыгы булып биш ел эшләү дәверендә бу инде дүртенче киңәшче. “Безнең уртак эшчәнлек нәтиҗәле булыр дип ышанам”, - дип белдерә Энгель Нәвап улы. Билгеле булганча, Павел Фролов Татарстан Президенты Эксперт департаментында Икътисади анализ идарәсе баш киңәшчесе вазифасын башкарган. Шулай ук ул Татарстан Икътисад министрлыгында да эшләгән. “Мәгариф” журналына Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгындагы кадрлар буенча башка үзгәрешләр дә билгеле булды. Министрлыкның Милли белем бирү идарәсен җитәкләгән Гөлназ Исмәгыйлева чираттагы ялыннан соң вазифасыннан азат ителәчәк. Министрлыкның үзендә аның эштән азат ителү сәбәбе турында аңлатма бирмәгәннәр.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев