Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы "Безнең яңа укытучы" грантына бәйге игълан итә

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы «Безнең яңа укытучы» грантына бәйге башлануын игълан итә, дип җиткерә ведомство. Бәйге педагогик вузлардан, көллиятләрдән чыгарылыш укучыларын, яшь аспирантларны һәм фән кандидатларын республика мәктәп-гимназияләренә тарту максатыннан үткәрелә. Бәйгегә сайлап алуның беренче этабы февральдән мартка кадәр үтә. «Беренче этап кысаларында «Безнең яңа укытучы» гранты алучылар белән килешү төзүгә хокук алуда Татарстандагы гомумбелем оешмалары арасында бәйге үтә», - дип аңлаттылар министрлыкта. Бәйгедә катнашу өчен документлар 20 февральдән кабул ителә башлый.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев