Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мәдрәсәләрендә читтән торып уку бүлекләрендә белем алучы шәкертләр өчен укулар башланды

Мисал өчен, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә алтмыштан артык шәкерт арасында Татарстан, Чувашстан, Башкортстан, Мари Эль республикаларыннан, Ульян, Киров, Ставрополь, Липецк, Түбән Новгород өлкәләреннән килеп укучылар бар. Аларның күбесе инде үз мәхәлләләрендә имам-мөәзин булып хезмәт итәләр, - дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Укулар вакытында алар белән күренекле имамнарыбыз һәм милләтебезнең танылган шәхесләре бик теләп очраша. Узган атнада алар алдында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, татар галимнәре Наил Таиров һәм Марсель Әхмәтҗанов, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов, Чувашия Республикасы Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов чыгыш ясады. Җомга көнне читтән торып укучы шәкертләр белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин очрашты. Ул шәкертләр белән әңгәмә корды, аларның сорауларына җавап бирде һәм мәчеттә җомга намазын укытты. 8 нче гыйнвар көнне очрашуга Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин килде. Ул студентларга Болгар ислам академиясенең эшчәнлеге, мөселман мәгариф системасындагы проблемалар, хәләл ризыклар җитештерү өлкәсендә техник комитет ирешкән уңышлар турында сөйләде. Ректор шулай ук кадимчелек һәм җәдитчелек мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга җаваплар бирде, гамәлдәге укыту стандартлары белән таныштырды һәм шәкертләрнең укуларында уңышлар теләде. Көндезге уку бүлегендә белем алучы шәкертләр исә хәзерге вакытта туган якларында практика үтәләр.
Татар информ
фото: dumrt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев