Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мәдәният министры Халыкара музейлар көне белән котлады

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин барлык музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бүген, 18 майда - Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә. "Сезне һөнәри бәйрәмегез - Халыкара музейлар көне белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм. Бәяләп бетергесез хезмәтегез – эшегезгә бирелгәнлек, кешелек тарафыннан булдырылган мәдәни байлыкларны киләчәк буыннар өчен саклап калган һәм популярлаштырган өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Музей – ул үзе бер дөнья, анда эволюция, шәһәрләр мәдәнияте үсешен, милләтләр тормышын, фәнни һәм техник алгарыш, сәнгать һәм тарихны күзәтергә мөмкин. Ул шуның белән уникаль: борынгы артефактлар нигезендә бүгенгегә нигез салына һәм киләчәк күзаллана. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы музейларының күргәзмә һәм фәнни-агарту эшчәнлеге белән актив шөгыльләнүе, камилләшүе һәм үсүе шатлыклы күренеш. Республика яшәүчеләр һәм килгән кунакларның Татарстан музейларында сакланган мәдәни мирас белән кызыксынулары елдан-ел арта бара. Боларга Сезнең – музей хезмәткәреләренең тырышлыгы ярдәмендә ирешелә. Бүгенге истәлекле көндә хезмәтегез өчен иң ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Һөнәрегез Сезгә ләззәт бирсен һәм музейларга йөрүчеләр саны тагын да артсын!", -  диелгән Айрат Сибагатуллин котлавында.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев