Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сәнгать сөючеләрне Халыкара театр көне белән котлад

"Театрның җәмгыять тормышындагы роле бәяләп бетергесез. Балалар өчен ул әйләнә-тирә мохитны тануга ишек булса, яшьләр өчен – үз-үзләрен таныту һәм бу дөньяда үз бурычларын аңлау юлы, олылар өчен – таныш образ һәм хәлләрдә гәүдәләндерелгән тулы бер гомер, җанга сихәт бирә торган кешелек мөнәсәбәтләре матурлыгы, рухилык һәм кешелеклек чыганагы, тормышны көндәлек һәм гадәтилек аша күрү мөмкинлеге”, - диелә котлауда. “Татарстан театрлары Россия театр сәнгатен үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертә, аларның спектакльләрен республикада һәм аннан читтә дә яраталар һәм көтәләр. Татарстан театрларның үзләренә генә хас традицияләре, бай репертуар, зур яңгыраш тапкан фестиваль чаралары үткәрү, театр конкурслары һәм фестивальләрьдә уңышлы катнашу һәм җиңү, Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы коллективлары һәм театр белгечләре белән хезмәттәшлек, театр дөньясының мәгълүмати ачыклыгы – болар Татарстан Республикасында заманча театр даирәсен уңышлы үстерү өчен җирлек булып тора”, - дип дәвам итә министр. Ул бүгенге көндә Казанның театр дөньясы төрле формалар һәм жанрлар киңлеген тәкъдим итүен, анда профессиональ коллективлар гына түгел, иҗат лабораторияләре һәм эксперименталь проектлар тәкъдим итүче яшьләр дә җәлеп ителүен билгеләп үткән. XXXV Ф.И.Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале үтүен, тиздән XXX Р.Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале узачагын, Татарстанның театр җәмәгатьчелеге профессиональ татар театры һәм драматургиясенә нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәчәген билгеләп үткән. "Халыкара театр көнендә традиция буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Тантана” театраль премиясен тапшыру булачак. Ул театр сәнгате өлкәсендә югары казанышларга ирешкән өчен бирелә. Хөрмәтле театр эшлеклеләре! Сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм дуслык, иң яхшы театр традицияләрен саклап калу, Татарстанда театр сәнгатен үстерүдә зур уңышларга ирешүегезне телим!" - диелгән министрның котлавында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев