Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Мәдәният министрлыгында төрки мәдәният үсешенә багышланган халыкара конференция узачак

13 апрельдә Татарстан Мәдәният министрлыгында “Үзгәрүчән дөньяда төрки халыкларның традицион мәдәнияте” дип аталган I халыкара фәнни конференциянең пленар утырышы була. Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, форумны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Россия фундаменталь тикшеренү фонды ярдәмендә Республика традицион мәдәният үсеше үзәге һәм Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториесе оештыра. Конференциянең төп максаты – гуманитар өлкә галимнәрен тел, фольклор, этнография, этномузыка, әдәбият, тарих, төрки халыкларның рухи-мәдәни консолидациядә социаль мәдәни һәм социаль-сәяси үсеш проблемаларын чишүдә активлаштыру. Конференция эшендә фәнни үзәк галимнәре, югары уку йортлары мөгаллимнәре, мәдәни үзәк җитәкчеләре, Төркия, Азәрбайҗан, Казахстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, шулай ук Чувашия, Башкортстан, Саха (Якутия), Карачаево-Черкесия, Алтай, Дагыстан, Кабардино-Балкария, Кырым вәкилләре катнашуы көтелә. Эшчәнлек биш секциядә алып барылачак. Конференциядә шулай ук күргәзмәләр һәм "түгәрәк өстәл"ләр үткәрү каралган. Анда диалектология, этнография, мәдәният, филология һәм фольклор белгечләре катнашачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев