Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Мәдәният министрлыгында киносценарийлар арасында ачык республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Татарстан Мәдәният министрлыгында киносценарийлар арасында тәүге ачык республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкләгән эксперт комиссиясендә министрлык вәкилләре, “Татаркино” оешмасы директоры Владимир Батраков, Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, язучы Мансур Гыйләҗев булды. Бәйгегә 16 автордан барлыгы 20 дән артык хезмәт тәкъдим ителгән. Аларның тугызы бәйге шартларына туры килмәгән дип табылган. Нәтиҗәдә, эксперт комиссиясе тулы метражлы фильмнарга җиде сценарийны, кыска метражлы фильмнарга биш сценарийны тикшергән.
Җиңүчеләр итеп, тулы метражлы нәфис фильм өчен сценарий язган Элеонора Рылова (“Булгария”), кыска метражлы фильмга сценарий иҗат иткән Юлия Захарова (“Хәлимә”) танылган. Алар 70 мең һәм 30 мең сум күләмендә акчалата премияләр белән бүләкләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев