Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Мәдәният министрлыгы иҗади бәйге игълан итә

Татарстан Мәдәният министрлыгы коммерцияле булмаган оешмалардан кинематография, анимация өлкәсендә иҗади проектлар тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан субсидия алуга конкурс игълан итә. Субсидияләр кино җитештерүгә чыгымнарны кире кайтару максатында бирелә. Гаризалар 2017 елның 1-14 августында кабул ителә. Иҗади проектларның темалары, субсидия размерлары, шулай ук документларны бирү тәртибе http://mincult.tatarstan.ru/rus/konkurs-sredi-sotsialno-orientirovannih.htm сылтамасы буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган. Коммерцияле булмаган оешмалар документларын 9.00дән 18.00гә кадәр 420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 425, 426 кабинетларга килеп тапшыра ала.  
ТР Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев