Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Мәдәният министрлыгы һөнәрчеләрне Хөкүмәт грантларында катнашырга чакыра

Татарстан Мәдәният министрлыгында халык һөнәрчелеге өлкәсендә эшләүче кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләреннән республика Хөкүмәтенең грантларына дәгъва итү гаризалар көтәләр, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Әлеге грантлар халык һөнәрчелеге өлкәсендә эшләүче осталарның һәм оешмаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, Татарстанда борынгы һөнәрчелек үрнәкләрен торгызырга, сакларга ярдәм итү максатында тапшырылып килә. ТР Мәдәният министрлыгы гаризаларны агымдагы елның 17 ноябренә кадәр кабул итә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев