Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Мәдәният министрлыгы этномәдәни проектлар тормышка ашыручы оешмалар арасында ТР Хөкүмәте грантын алуга конкурс игълан итә

Быел финанслау күләме 5 миллион сумны тәшкил итә. Гаризалар 1 февральдән 2 мартка кадәр кабул ителә. Әлеге хәбәр министрлыкның рәсми сайтына урнаштырылган. Бәйгедә эшчәнлекләре Россия төбәкләрендә татар милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калу һәм үстерү белән бәйле иҗтимагый оешмалар катнаша ала. Тагын бер шарт – грантлар законлы теркәлгән һәм кимендә бер елдан артык эшләгән оешмаларга гына бирелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев