Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан кызы Япониядәге ITF турнирының абсолют чемпионы

Татарстан җыелма командасы теннисчысы Ксения Лыкина Япониянең Макинохара шәһәрендә ITF Gosen Cup халыкара турнирында ялгыз һәм парлы разрядларда җиңүче булган дип хәбәр итә Татарстан Теннис федерациясе матбугат хезмәте.

Турнир финалында Ксения Лыкина японияле Рико Саваянаги белән дуэтта турнир хуҗалары – Рика Фудживара һәм Эрика Сема парын 6:4, 6:1 исәбе белән җиңгән. Аннары Лыкина көндәше Саваянаги белән сынашкан һәм 6:3, 6:3 исәбе белән җиңүгә ирешкән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев