Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан кызы "Miss Planet 2017" бәйгесендә җиңү яулаган

Грузиядә “Miss Planet 2017” халыкара матурлык бәйгесе үтте. Анда Татарстанны, аның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен 20 яшьлек Казан дәүләт консерваториясенең икенче курс студенты Анастасия Макарова тәкъдим иткән. Бу хакта “Вести КАМАЗа” җиткерә. Туташ үзе әйтүенчә, аның тамырларында украина, рус һәм татар каны ага. Анастасия дүрт яшеннән профессиональ рәвештә академик вокал белән шөгыльләнә, үсмер чагыннан подиумда. Консерваториягә укырга кергәнче ул Эчке эшләр министрлыгы университетында белем алган. Грузиягә бәйгегә 40 ил вәкиле килгән. Анастасия барлык сынау нәтиҗәләре буенча, бары Португалия вәкилен уздырып, “Miss Talent Planet 2017” титулына лаек булган.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев