Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан кызы - Бөтендөнья матурлык конкурсында җиңүче

Дөньяның матур һәм талантлы хатын-кызлары арасында үткәрелгән Mrs. Planet 2016 халыкара конкурсында беренче тапкыр татарстанлы җиңде. Финал Болгариядә Кара диңгез яры буенда узды. Ике конкурсант Россия данын яклады, аларның берсе Татарстаннан - Рада Кузьмина. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әңгәмәсендә конкурсны оештыручыларның берсе Наталья Киселева гүзәллек ярышының икенче ел рәттән ни өчен Болгариядә үткәрелүе хакында сөйләде. «Mrs. Planet 2016 конкурсы Mrs. World, Mrs. Universe кебек рейтингка кергән матурлык конкурсларының берсе санала, 7 ел үткәрелә. Конкурста катнашучылар арасында кастинг дөньяның төрле почмакларында конкурсның лицензияле вәкилләре тарафыннан үткәрелде. Катнашучылар матурлык, талант һәм ниндидер өлкәдә уңышлары буенча сайлап алына", - дип аңлаттты агентлык әңгәмәдәше. "Таҗ иясе конкурсны үз илендә үткәрү хокукына ия була, киләсе елга Татарстан Mrs. Planet 2017 конкурсын кабул итәр дип ышанабыз. Узган ел конкурста Украина вәкиле җиңде, әмма ,анда тотрыксыз сәяси вазгыять булу сәбәпле, оештыручылар аны икенче ел рәттән Болгариядә үткәрергә карар итте", - диде Киселева. Жюри әгъзалары Бразилия, Сербия, Болгария, Грузия, Эстония, Украина, Албания, Франция һәм Россиядән булган. Финалда Татарстан гүзәле Украина, Македония, Сербия, Эстония, Көньяк Африка Республикасы, Һиндстан, Австралия, Малайзия, Болгария һәм Сингапур вәкилләре белән гүзәллектә үзен сынаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев