Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Композиторлар берлеге "Татарстан композиторлары – балаларга" проекты кысаларында музыка мәктәпләрендә очрашулар оештыруын дәвам итә

Проект 2013 елдан бирле гамәлдә. Очрашулар башта республика районнарындагы мәктәпләрдә генә үткәрелсә, быел аның георграфиясе киңәеп, Россия киңлекләренә дә чыга башлаганнар. Оештыручылар әлеге проектның Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең финанс ярдәме белән тормышка ашырылуын билгеләп үтә.

Быел апрель-май айларында, мәсәлән, композиторларның иҗат төркеме Буа, Иске Чүпрәле, Лаеш, Балык Бистәсе, Яңа Чишмә, Нурлат, Апас һәм Олы Кайбычта очрашулар үткәргән иде.

19 һәм 20 сентябрь көннәрендә Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Рәшит Кәлимуллин җитәкчелегендәге иҗат төркеме Әгерҗе, Пермь һәм Ижау балалары алдында чыгыш ясады. Иҗади «десант»та композитор Юлия Бек; халыкара конкурслар лауреаты, КФУ доценты Екатерина Коврикова; музыка белгече Альмира Касьянова бар иде. Музыкаль очрашулар Әгерҗе Балалар сәнгать мәктәбендә, Г.А. Корепанов исемендәге 1 нче сәнгать мәктәбендә (Ижау) һәм С.П. Дягилев исемендәге 11 нче гимназиядә (Пермь) үтте.

Ижевскиның әлеге сәнгать мәктәбе 200 еллык тарихы булган сәүдәгәр йортында урнашкан. Биредә профессионал музыкантлар әзерләү традицияләре саклана. Татарстандагы коллегалары белән күрешергә удмурт композиторлары да килгән иде ди Альмира Касьянова.

С.П. Дягилев исемендәге 11нче гимназия бинасы да – тарихи урын. Биредә рус музыкасын чит илләрдә пропагандалаучы Сергей Дягилев гаиләсе гомер иткән. Лекция-концерт форматында үткән очрашудан соң Рәшит Кәлимуллин Пермьнең яшь композиторларына мастер-класс биргән. Концерт-очрашулар программасында Ренат Еникеев, Леонид Любовский, Шамил Шарифуллин, Резеда Әхиярова, Эльмира Галимова, Юлия Бек һәм Рәшит Кәлимуллин әсәрләре яңгыраган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев