Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан компанияләре цифрлы платформалар һәм программа продуктларын эшләүгә киткән чыгымнарны кайтара ала

Программа тәэминатын эшләүчеләр 16 октябрьгә кадәр федераль бюджеттан субсидия алу өчен гариза бирә алалар.

Программа тәэминатын эшләүчеләр 16 октябрьгә кадәр (16 көнен кертеп) федераль бюджеттан субсидия алу өчен гариза бирә алалар. Субсидия Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 30 апрелендәге 529 номерлы карары белән расланган Кагыйдәләр буенча югары технологияле сәнәгать продукциясе җитештерүне булдыру һәм (яисә) үстерү максатларында бүлеп бирелә.

Комплекслы проект кысаларында фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм (яки) технологик эшләрне башкару вакыты 2 елдан артмаган һәм аларны үтәү конкурс сайлап алуында катнашуга гариза бирү елыннан алдагы 1 елдан да иртәрәк башланмаган вакыт эчендә башланган.

Гариза бирүчеләргә һәм конкурс документларына карата таләпләрне Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында белергә була.

 

Татарстан Финанслар министрлыгының матбугат хезмәте

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев