Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан китапханәләрендә бердәм укучы билетын гамәлгә кертү проекты киң колач ала

Аны 2017 елның гыйнвар аенда Татарстанның Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, шулай ук дәүләт һәм муниципиаль китапханәләре бергәләп оештырды. Бу хакта Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәзер барлыгы 1400 республика китапханәсе укучыларга бердәм билет ярдәмендә хезмәт күрсәтә. Әлеге проект “Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе” дәүләт мәгълүмати системасының бер өлеше булып тора. Ул республика китапханәләрендә гражданнарга хезмәт күрсәтүне җиңеләйтү, шулай ук андагы хезмәтләрне системага салып, хисап алып баруга юнәлдерелгән. Ел башыннан “Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе” системасында 54 меңнән күбрәк кеше теркәлгән. Аларга 23 меңнән артык укучы билеты тапшырылган. Көн саен аны 273 татарстанлы ала. Хәзерге вакытта иң күп китап укучылар булып мәктәп балалары санала (34832 кеше яки укучыларның 63 проценты). Бердәм укучы билеты персоналы штрих-кодтан торган пластик картадан гыйбарәт. Ул укучыларга, берәр китапханәдә теркәлү үткәннән соң, республиканың бөтен китапханә челтәрендә кабат теркәлмичә кулланырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, китап укучыга “Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе” порталындагы шәхси кабинет логины һәм пароле бирелә. Аның ярдәмендә дәүләт һәм муниципаль китапханәләрдәге бушлай Wi-fi дан да кулланырга мөмкин. Бердәм китап укучы билетын республиканың теләсә кайсы китапханәсендә бушка алып була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев