Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан китап нәшриятында шагыйрә һәм тәрҗемәче Галина Булатованың беренче китабы басылды

Шагыйрә һәм тәрҗемәче Галина Булатованың Татарстан китап нәшриятында басылган беренче китабында үз әсәрләре һәм татар шагыйрьләренең русчага тәрҗемәләре урын алган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Галина Булатова үзе хәбәр итте. Татар язучылары Хәсән Туфан, Нәби Дәүли, Эльс Гаделев, Фатых Кәрим, Туфан Миңнуллин, Гәрәй Рәхим, Фирдүс Дәүбаш, Ләбиб Лерон, Рамазан Байтимеров, Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшинның шигырьләре белән рус телле укучылар да таныша ала. “Казан шагыйрәсе Галина Булатованың “Сильнее меня” китабы безнең нәшриятта социаль әһәмиятле әдәбият планы буенча бастырылды, – ди Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин. – Тиражы 2 мең данә. Әлеге китапның үзенчәлеге шунда, биредә Галинаның үз әсәрләреннән тыш, татар шагыйрьләренең русчага тәрҗемәсе дә бар. Һәр шигырьдә автор стилен сакланган һәм гомумкешелек кыйммәтләре алга сөрелә.Татарстан китап нәшриятының Баумандагы фирма кибетләренә туристлар, Казан кунаклары, әдәбият сөючеләр йөри. Әлеге җыентык китап яратучылар өчен менә дигән бүләк”. Галина Түбән Новгородтан. Казанга 2008 елда килеп төпләнә. Халыкара шигырь конкурсларында катнашып, лауреат исеме яулаган. Әдәбиятчылар аның әсәрләрен образлы һәм моңлы, ди. Шигырьләрендә тормыш гаме һәм төрле язмышлар сурәтләнә. Әсәрләре серб теленә дә тәрҗемә ителгән. Галина үзе дә оста тәрҗемәче. Татар шагыйрьләре аны аеруча үз итә. Заманында аның ерак бабасы белән әбисе Татарстанда яшәгәнлектән Галина үзен Казанныкы дип саный. “Йөз елдан соң, тамырларымны монда эзләп таптым.  Казан – минем өчен иң кадерле шәһәр. Нәкъ биредә минем иҗатым чәчәк атты. Ирем, Казан шагыйре Эдуард Учаров белән дә уртак проектларыбыз шактый”, – диде ул. Галина Булатова “Сильнее меня” китабын беренче профессиональ хезмәте дип кабул итә: “Моңа кадәр мин үз акчама аз тиражлы, кулъязма тибында гына кечкенә китапчыклар чыгардым. Монысы Татарстан китап нәшриятында басылган беренче зур җыентыгым булды. Биредә минем төрле елларда иҗат иткән шигырьләрем һәм татар шагыйрьләренең тәрҗемәләре урын алды. “Казан альманах”ына татарның күренекле шагыйрьләре иҗат эшләрен тәрҗемә иткән идем. Аларның кайберләре әдәбиятчылар тарафыннан сайланган иде инде. Фатих Кәрим, Хәсән Туфан шигырьләрен тәрҗемәчеләр конкурсына әзерләгән идем. Ләбиб Лерон, Ленар Шәех, Фирдүс Дәүбаш шәхсән үзләре мөрәҗәгать итте”. Басма бизәлеш ягыннан да күзгә ташлана. Тышлык бизәлешендә Казан рәссамы Наил Галимовның картиналары файдаланылган. Шагыйрь Гәрәй Рәхимнең “Сильнее меня” җыентыгына 8 поэзия әсәре кергән.Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим Галина Булатова җыентыгына үз шигырьләре дә кергәнен “Татар-информ” хәбәрчесе аша гына белде. “Кызганыч, әле мин Галина Булатова тәрҗемәсендә әсәрләремне укымадым шул. Шигырьләрем рус теленә тәрҗемә ителгәләде. “Казанга кайту” шигырен,мәсәлән, Равил Бохараев тәрҗемә иткән иде. Россиядә безнең татар әдәбияты, милли әдәбиятлар арасында беренче урында тора, бигрәк тә поэзиясе бик көчле! Безнең бай тарихлы әдәбиятыбыз бар. Ләкин Россия күләмендә тиешенчә, ныгытып күренмибез бит, чөнки русчага тәрҗемәләр аз. Казанда басыламы, әллә инде Мәскәүдәме – бу бик уңай күренеш һәм кирәкле гамәл. Мондый проектлар булып торуны хуплыйм”, – ди Гәрәй Рәхим.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев