Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан китап нәшриятында Эльмира Закированың "Иясез шатлык" дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде

Кичә Татарстан китап нәшриятының фирма кибетендә кызыклы шәхес, озак еллар журналист булып эшләгән, 16 ел дәвамында “Ялкын” журналының баш мөхәррире булган, бүгенге көндә “Сөембикә” журналының әдәби мөхәррире вазифаларын үтәүче Эльмира Закированың “Иясез шатлык” дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Авторның хезмәттәшләре, дуслары, төркемдәшләре, китап сөючеләр катнашында узган әлеге чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты. “Иясез шатлык” - Эльмира Закированың тәүге китабы. Ул бу хакта шаяртып та алды. “Китап чыгару өчен, Язучылар берлеге әгъзасы булу, ә Язучылар берлегенә керү өчен, китап чыгарган булу кирәк икән. Бу минем Язучылар берлегенә кермичә генә бастырылган китабым инде”, - дип көлеп сөйләде ул. Творческая встреча с Эльмирой Закировой "Иясез шатлык" китабында авторның берничә иҗат җимеше урын алган. Шулай ук китапка дип әзерләнгән бер төркем журналистик язмалары керми дә калган әле. “Бу китапта авторның канатлы романтика, матур хыяллар белән өретелгән әсәрләре, кызыклы язмышлар ачылган язмалары урын алган. Алардан яшьлек, ярату, ихлас хисләр, кешеләр арасындагы эчкерсез мөнәсәбәтләр, якты өмет бөркелә”, дип язылган китапның аннотациясендә. Китапны тәкъдим итү авторның чыгышы, аның үз хис-кичерешләре, истәлекләре белән уртаклашудан башланды. Творческая встреча с Эльмирой Закировой “Мин китап язармын дип уйламаган идем дә. Һәрбер журналист үз язмаларын китап итеп бастыру турында хыяллана инде ул. “Иясез шатлык” повестен язу тарихы башкачарак булды. Без журналистлар күп вакыйгалар үзәгендә кайныйбыз, кызыклы язмышларга юлыгабыз. Үзебезне дулкынландырган язмыш турында редакциядә дә сөйләшәбез. Монда да шундый хәл килеп чыкты. Инде “Сөембикә” журналына күчкәч, таныш кыз белән булган вакыйгаларны сөйләргә тотындым. Редактор Ләйсән Рәфиковна исә, юк Эльмира апа, сөйләмәгез, языгыз әле сез моны диде. Мин ризалаштым. Бу вакыйгалар әсәр буларак түгел, мәкалә итеп язылды дигән шик тә туды. Чөнки язылганнар дәвамы-дәвамы белән журналның биш санында чыкты. Тоташтырып укыгач, аны бер әсәр итеп кабул иттеләр. Сериаллардагы кебек: вакыйгалар куера бара, яңа геройлар өстәлә бара. Мин боларны сөйли торам, мине һаман чыбыркылап яздыра торалар. Укучылар да дәвамын көтәбез, дип сорап торды. Шулай бу әсәрдә тормышта булган хәлләр урын алды. Исемнәре генә алышынды. Һәм ахырын без үзебезчә тәмамладык, төп герой булган кызны – Алсуны кияүгә бирдек. Әлбәттә, үземнең күңел дөньясы, халәтем, үземнең күрергә теләгәннәр дә чагылыш тапмыйча калмады”, - дип сөйләде китапның төп әсәрен язу тарихын Эльмира Закирова. Повестьнең эчтәлегенә килгәндә, әсәрдә кыз баланың гадәти булмаган мәхәббәте тасвирлана. Эчкерсез хисләр, якты өмет-хыяллар белән өретелгән ярату егет белән кызга ерак араларны да якынайтырга, илләр белән илләр арасындагы чикләрне үтәргә, каршылыкларны җиңәргә булыша. Китапта “Иясез шатлык” повестеннан тыш, «31 нче декабрь» хикәясе, «Аримлэ, син – Кар кызы!» парчасы, “Сөнне сагыну” нәсере, “Соңгы хыянәт”, “Таллин -12, Вабадузе, 69” язмалары урын алган. Китапның тышлыгына рәсемне Татарстан китап нәшриятының рәссамы Ринат Хәсәншин ясаган. Эльмира Закированың күңеленә ул шунда ук хуш килгән. Анда шәмәхә, матур зәңгәр төсләр өстенлек итә, күбәләк сурәтләнгән. Әмма күбәләкне – төнге күбәләк белән ассоциацияләүчеләр дә булган. Эльмира Закирова исә күбәләк образының җырлырыбызда булуын, балалар да күбәләкне үз рәсемнәрендә еш сурәтләвен, аның җиңеллек, яктылык алып килүче матур образ, символ булуын әйтә. Творческая встреча с Эльмирой Закировой Эльмира Закированы тәүге китабы нәшер ителү белән ул бүгенге көндә хезмәт куйган “Сөембикә” журналының баш мөхәррире Ләйсән Юнысова да котларга килгән иде. “Эльмира апа чыбыркылап-чыбыркылап дип сөйләгәч, ничектер уңайсыз булып китте. Мин гомумән чыбыркылый торган кеше түгел, бездә бик тыныч гаилә мохите дияр идем, без чәйләр дә эчәбез, кунаклар да килә. Һәм һәр кешебезнең потенциалы шундый зур. Аларны чыбыркылап торасы юк. Әмма Эльмира апаны ымсындырып, омтылдырып, дәртләндереп торырга кирәк. Ул бик талантлы, әмма бик тыйнак кеше. Ул үзенең көчен, үзенең талантын үзе дә белмидер. Шуңа күрә Эльмира апаның өстендә торып яздырмасаң, бөтенесе дә кала. Мин шушы китапның тууында катнашым булуым белән горурланам”, - диде Ләйсән Юнысова. Аның сүзләренчә, Эльмира Закирова - күпкырлы шәхес. Бер яктан, ул - бик әдәби кеше. Аның әдәби теле , әдәби тоемлавы бик матур. Ул - талантлы хикәяче. Һәм шул ук вакытта ул көчле журналист та. Безнең заманда татар теле кешеләр арасында менә шундый ике таланты да булган кешеләр сирәк, дип билгеләп үтте Ләйсән Юнысова. Эльмира Закированы шулай ук бер-бер артлы дуслары, төркемдәшләре, “Алтын каләм” мәктәбендә аның үзе тарафыннан тәрбияләнгән журналистлар тәбрикләү сүзләрен һәм рәхмәтләрен җиткерде.    
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев