Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан китап нәшриятында 2500 данә тираж белән Һади Такташның "Сайланма әсәрләре" басылып чыкты

“Без татар язучыларының китапларын бүләк итәрлек форматта яңа серия итеп чыгара башладык”, - дип “Татар-информ” белән шатлыгын уртаклашты Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин. Әлеге сериядә Муса Җәлилнең һәм Габдулла Тукайның сайланма әсәрләре чыккан инде. Аларның икесендә дә шагыйрьләрнең һәйкәл силуэты куелган. Казанда Такташ һәйкәле әле куелып җитмәү сәбәпле, китапның өченчесен башкачарак бизәргә туры килгән. Безгә: “Китапларыгыз бүләк итү өчен кызык түгел”, дигән тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килә иде. Бу серия чын бүләк китап”, - ди Илдар Камил улы. Китапта татар әдәбияты классигы, күренекле шагыйрь Һади Такташның халык күңелендә яшәгән шигырьләре һәм поэмалары тәкъдим ителгән. Шунысы да мәгълүм, китапның барлык тиражының 85 проценты китапханәләргә таратылачак, 10 проценты – чит өлкәләрдәге татарларга. Бу китапның дәүләт субсидиясе хисабына чыгуы белән бәйле. Димәк, Һади Такташның яңа басылган “Сайланма әсәрләре”нең 375 данәсе сатуга чыгачак. Ул үзкыйммәтеннән арзанрак булачак. Һади Такташның “Сайланма әсәрләре” социаль әһәмияткә ия басмалар исемлегендә. Ул шушы исемлек буенча басылган унберенче китап.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев