Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан китап нәшрияты дәүләт субсидиясенә 117 китап бастырып чыгарачак

Быел Татарстан китап нәшрияты дәүләт субсидиясе белән 117 китап бастырып чыгарачак. Аның яңа гына унберенчесе – Һади Такташ шигырьләре басылып чыккан. Бу хакта нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшин үзе хәбәр итте. “Дәүләт хисабына чыгарылган китапларның 75 проценты республикадагы китапханәләргә таратыла, 10 проценты Бөтендөнья татар конгрессы аша чит төбәкләрдәге татарларга бирелә. Барлык тиражның 15 процентын сатуга чыгарабыз”, – дип аңлатып үтте Илдар Сәгъдәтшин. Шунысы да игътибарга лаек: китаплар сатуга үзкыйммәтеннән арзанрак бәядә чыгарылачак. Әйтик, бастырып чыгару 100 сум булса, аны 80 сумга сатарга мөмкин. Чөнки дәүләт субсидиясе белән чыгарылгач, бу очракта табыш алу максаты куелмый, нәшриятның төп максаты – китапны халыкка җиткерү.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев