Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан китап нәшрияты басмалары танылган интернет-кибеттә сатыла башлады

Россиянең эре  онлайн-ритейларының берсе булган Оzon.ru интернет-кибете Татарстан китап нәшрияты китапларын сата башлады. Россиядә һәм чит илләрдә татар әдәбиятын таныту нәшрият өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала, дигән Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин. Нәшрият җитәкчесе күптән түгел Татарстан китап нәшриятындагы чыккан 22 исемдәге китапның “Лабиринт” һәм “Библио-Глобус” интернет-кибетләрендә дә урнаштырылганын искәрткән. Оzon.ru сайтында татар тарихы һәм мәдәнияте турында төрле китаплар сатып алып була. Мәсәлән, Нурзия Сергееваның татар декоратив сәнгате турында язылган, татар һәм рус телләрендәге “Тылсымлы бизәк” китабы бар. Шулай ук Оzon.ru сайтында Розалина Шаһиеваның Казан ханлыгы патшабикәсе Сөембикәнең тууына 500 ел уңаеннан язылган, татар һәм рус телләрендәге “Сөембикә” альбомы сатыла. Әлеге альбомда Сөембикәгә багышланган сурәтләр, татар шагыйрьләренең ханбикә белән бәйле иҗаты һәм фольклор жанр үрнәкләре – бәетләр һәм мөнәҗәтләр тупланган. Оzon.ru кибетендә Наилә Әлменова-Халитның “Татар архитектура орнаменты” дип аталган иллюстрацияләргә бай альбомы бар. Бу альбомда, яңа материалларга нигезләнеп, татарларның архитектура орнаменты үсешенең кыска тарихы иң беренчеләрдән булып күрсәтелгән. Альбом республикада яшәүче төрле халыкларның фольклор иҗатын - “Татар халкы әкиятләре”, “Диюләрне җиңгән. Татар халык әкиятләре” китапларын берләштерә. Татар нәшрияты продукциясенең киң масштаблы интернет-мәйданнарда, шулай ук OZON.ru интернет-кибетендә дә булуы, татар әдәбиятына кызыксынучанлык артуга дәлил булып тора, диде ул.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев