Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан китап нәшрияты басмалары Мәскәүдә узачак әдәбият ярминкәсендә тәкъдим ителәчәк

Татарстан китап нәшрияты басмалары 30 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр Мәскәүнең Үзәк рәссамнар йортында узачак “Non/fictio№18” Халыкара интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярминкәдә дөньяның 20 иленнән 300гә якын нәшрият һәм әдәби берләшмә катнашачагы мәгълүм. Әлеге халыкара ярминкә белән үзенә күрә әдәби елга йомгак, заманча укучының ихтыяҗларына, кызыксынуларына анализ ясалачак. Ярминкә узган көннәрдә шунда ук әдәби очрашулар, китаплар тәкъдим итү чаралары, “түгәрәк өстәл”ләр булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев