Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан китап нәшрияте тарихында беренче тапкыр "Культура России" программасы кысаларында китап бастыруга акча бүлеп бирелгән

Узган ел Татарстан китап нәшрияте тарафыннан 226 исемдә китап бастырып чыгарылган. Аларның тулаем тиражы 500 меңгә якын. Шулар арасында 110 исемдәге басма социаль яктан әһәмияткә ия. Аларның тиражы 237 мең 200 данә. Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы утырышында Татарстан китап нәшрияте директоры Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте. “Нәшер ителгән һәм социаль яктан әһәмиятле басмаларның 80 проценты республикабыздагы һәм татарлар күпләп яшәгән китапханәләргә тапшырылды”, - диде Илдар Сәгъдәтшин.

Аның сүзләренчә, нәшрият бастырган китапларны сатудан кергән табыш, 2016 елда 22,5 процентка арткан. Салым түләү исә 21,5 процентка үскән. Моннан тыш, Татарстан китап нәшрияте тарихында беренче тапкыр, “Культура России” программасы кысаларында китап бастыруга акча бүлеп бирелгән. Аның суммасы 550 мең сум тәшкил итеп, 2 телдә “Җәлил варисларына”, “Татарстан халыклары әкиятләре”, моннан тыш, Айдар Хәлимнең татар телендә “Татар солдаты” китаплары бастырылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев