Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Кинематография берлеге быел үз әгъзаларына 850 мең сумлык матди ярдәм күрсәткән

Мәсәлән, берлек рәисе, кинорежиссер Илдар Ягъфәров әйтүенчә, моңарчы санаторийларга гел бер үк кешеләр йөргән, хәзер исә вазгыять үзгәргән. Бу хакта Ягъфәров Татарстан Мәдәният министрлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә белдерде. “Берничә ветераныбызга 50-60 мең сум чамасы акча түли алдык, берсенә 200 мең сумга кадәр акча бирдек, санаторийга юлламалар белән ярдәм итәбез. Яшьләргә стипендияләр түлибез, грантларыбызны бирәбез”, - дип хисап тотты моннан бер ел элек кинематографистлар арасыннан әлеге вазыйфага сайлап куелган рәис. Ул берлектә хәзер 54 әгъза барлыгын билгеләп үтте. “Кино төшерү белән шөгыльләнүче яшьләрнең күбесе берлектә түгел иде. Аларның бер өлеше үзләре керергә теләмәсә, бер өлеше керә алмаган. Без яңарак кына уналты кешене алдык”, - диде ул. Мәгълүмат өчен: Татарстан Кинематография берлеге әгъзаларының берсе билгеләп узганча, берлеккә керү взносы 10 000 сум тора. “Бәлки, бу бөтенләй көлке булып яңгырар, ләкин мин яшь киноматографистларның социаль ипотека буенча фатир алу мөмкинлеге булмауга кайгырам. Алар дәүләт учреждениеләрендә эшләмәгәнлектән фатир чиратына баса алмыйлар. Шул хакта уйланабыз”, - диде Илдар Ягъфәров. Берлекнең тагын бер уңышы дип быел аның әгъзаларының Казан мөселман кинофестиваленә кызыл келәмнән атлап үтүләре аталды. Татарстан Кинематография берлеге аша быел дүрт фильм әзерләнеп килә. Илдар Ягъфәров үзе “Байгал” фильмын төшерә. Әлеге фильмда Россия актеры Владимир Вдовиченковның төшкәнлеге билгеле.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев