Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан керәшеннәре Питрауны бәйрәм итәргә әзерләнә

16 июль көнне ТРның Мамадыш районы Җөри авылында керәшеннәрнең Питрау бәйрәме узачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Питрауны керәшеннәр изге Петр һәм Павел көнендә, Петр уразасы тәмамлангач үткәрәләр. Питрау – ул җәйнең кыл уртасы. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре барлык авырулардан файдалы, диләр. Шуңа күрә иртәнге якта басу-кырлардан, урманнардан җыеп кайтылган кыр чәчәкләре белән өй эчен, капка һәм коймаларны бизәгәннәр. Бу гадәт бүген дә сакланган. Шулай ук бу көнне корбанга сарык чалына. Мамадыш районында 26 керәшен авылы бар: Җөри, Юкәче, Иске Мочалкино, Дусмәт, Комазан башы, Ылыя, Албай, Владимир, Урманчы  һәм башкалар. Җөри авылында Питрау бәйрәме инде 17 тапкыр үткәрелә. Елдан-ел бәйрәм чараларында катнашучылар саны арта бара. Анда 60нән артык кеше җыела. Быел республиканың 22 районы һәм Россиянең өч төбәгеннән килгән иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Җирле фольклор коллективларының 10сы керәшеннеке, дип аныклап уздылар министрлыкта. Быелгы бәйрәм программасында ат чабышлары, көрәш, гер күтәрү, армспорт, шахмат, шашка турнирлары, аркан тарту, колгага менү һәм башка уеннар каралган. "Питрау чибәре" конкурсы бәйрәмнең йөзек кашы булыр дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев