Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"ТР җитәкчелеге безнең өлкән кардәшләребез" - Рамзан Кадыйров

Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров, “Төбәк студентлары Болгардагы ислам академиясенә укырга җибәреләчәкме?” дигән сорауга уңай җавап кайтарды. "Чынлыкта, без Татарстан җитәкчелеге белән тигезләшергә тырышабыз, алар - безнең өлкән кардәшләребез. Хәтта безнең чечен флагы Татарстанныкына охшаганын беләбез. Безгә Татарстанның икътисады һәм сәясәте бик ошый, һәм, шуңа күрә, һичшиксез, яшьләребезне анда җибәрәчәкбез, барлык яктан да багланышлар булдыру өстендә эшләячәкбез", – дип белдерде Рамзан Кадыйров. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Грозныйда "Россия – Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең өченче утырышы уза. Әлеге чараның рәисе булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тора. Чечня Республикасы башлыгы мондый дәрәҗәдәге чараларны Грозныйда үткәрүне ышанып хуплаган Рөстәм Миңнеханов кул астында эшләүче стратегик күзаллау төркем җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. "Әлеге оешма бүген бик кирәк. Россия Федерациясе - исламга ярдәм итә, аңа ярдәм кулы суза торган бердәнбер дәүләт икәнен гарәп дөньясы гына түгел, ә гомумән бөтен дөнья җәмәгатьчелеге аңласынга мөһим ул. Шуңа күрә бүгенге киңәшмә-форум күп нәрсә турында сөйли. Минем уйлавымча, бүгенге эшнең Казанда да дәвам итүе киләчәктә дә үз нәтиҗәләрен бирәчәк. Мин Рөстәм Нургалиевичка, әлеге чараны хуплап, Грозный шәһәрендә үткәрү тәкъдимен кабул иткән өчен рәхмәтле ", – диде Чечня Республикасы башлыгы.
Татар информ
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев