"Татарстан җәмәгать урыннарын үстерү буенча зур нәтиҗәләргә иреште" - Андрей Чибис

«Яңа елга диңгезгә алган юлламамны кире тапшырачакмын», – ди Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман. Димәк, ул Яңа ел бәйрәмен республикада каршыларга җыена. Яңа елга монда калуының да сәбәбе юк түгел. Әле 25 декабрьдә Горки-Әмәт урман-паркы ачылганнан соң бер көнне барып аның торышын тикшергән. Чөнки әле теге җирен җыештырып бетермәгәннәр, әле бу җирен ачып бетермәгәннәр... Татарстанда инде икенче ел рәттән парк һәм скверларны яңарталар. Мисал өчен, 2016 елда республикабызның 36 муниципаль районында 43 парк төзекләндерелгән. Шуларның 28е – яңа объектлар. Узган ел төзекләндерелә башлаган 15 паркны да быел яңартуны дәвам иткәннәр. Әлбәттә, республика өчен бу саннар шактый зур. Чөнки шулкадәр күп эшне моңа кадәр Мәскәү генә башкарып чыга алган. Ә башка төбәкләрнең әле Татарстанны куып җитә алганы юк.

2016 ЕЛНЫҢ ИҢ УҢЫШЛЫ ПРОЕКТЛАРЫ

– Иң яраткан проектларымның берсе – Горки-Әмәт паркы. Әйтергә кирәк, соңгы 50 ел эчендә ул – өр-яңадан төзелгән парк. Әгәр башка паркларда без яңарту эшләре белән шөгыльләнсәк, монда исә сакланыла торган табигать зонасын да калдыра алдык. Торак массивларга чыгу өчен күперләр ясадык. Ял көннәрендә генә түгел, атна башы – дүшәмбедә дә бирегә халык яратып килүе сөендерә, – дип сөйли Наталия Фишман. Казанда быел тагын Крылья Советов, Урицкий исемендәге парклар ачылды. Соңгысы буенча халык белән дә очрашулар күп узды. Әгәр былтыр Урицкий паркы белән бик күп бәхәсләр килеп чыкса, халык белән очрашулар тәэсир итми калмаган, ахрысы. Фишман сүзләренчә, быел бер начар фикер дә ишетергә туры килмәгән. Ә Тәтештә исә парк проектын студентлар үзләре проектлаштырган.

РОССИЯ ТҮРӘЛӘРЕ ТАТАРСТАННЫ МАКТЫЙ

«Сбербанк» аналитиклары Татарстандагы иң уңышлы өч проектны атаган. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк: Универсиада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты белән бергә Парк һәм скверлар программасы да әлеге исемлектә урын алган. Татарстанда парк-скверларны, яр буйларын, ягъни җәмәгать урыннарын төзекләндерү нәтиҗәләрен Россия дәрәҗәсендә дә күрәләр. «Татарстан җәмәгать урыннарын үстерү буенча зур нәтиҗәләргә иреште. Сезнең тәҗрибәгезне без бөтен ил буенча таратачакбыз», –  дип белдергән Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хезмәт  министры урынбасары Андрей Чибис. Наталия Фишманны инде башка төбәкләр дә үзләренә җәлеп итеп караган. Тик барып кына чыкмаган.

2017 ЕЛГА  ПЛАННАР НИНДИ?

2016 ел дәвамында парк проектлары буенча халык белән бергәләшеп фикер алышу – яшел зоналарны булдырганда мөһим элементларның берсе. Чөнки шулай булганда гына халык һәзм хакимият арасында динамика барлыкка килә. Район башлыклары да халыкның фикере белән таныша ала.
2017 елга исә планнар зурдан. Планлаштырылган 57 объект арасында 32 парк, 17 яр буе, 4 мәйдан, 4 урам бар. Черек күл паркын да тулысынча төзекләндереп бетерергә җыеналар. Хәзерге вакытта парк һәм скверларны төзекләндерү генә түгел, ә анда активлык мәйданчыкларын булдыру да төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шунысын да әйтергә кирәк: парк-скверларны яңарту – бер хәл, ә аларны карап-чистартып тормасаң, матурлык бер мизгелдә юкка чыгарга мөмкин. Шул сәбәпле, Татарстандагы ял итү зоналары яңартылу белән муниципаль берәмлекләр карамагына тапшырыла. Шуңа күрә аларның торышы, кулланылышы буенча да җаваплылык алар өстендә булып чыга. - Урыннарда килеп чыккан техник авырлыклар, әлбәттә, булмый кала алмый. Четерекле мәсьәләләрне җитәкчеләр белән утырып сөйләшеп хәл итәбез. Әмма киләсе елга минем төп бурычым – паркларны куллану, коммерция мәсьәләсе белән килеп туган проблемаларны чишү. Без бу зоналарны дөрес итеп төзекләндерергә өйрәндек. Хәзер инде аны дөрес итеп куллана белергә дә кирәк. Шулай ук аларда мәдәни программа белән дә баету да зарур, – ди Президент ярдәмчесе.
Мәрьям Галимуллина, Казан: - Дөресен генә әйткәндә, Горки-Әмәт паркын шул кадәр дәрәҗәдә яхшы булыр, дип уйламаган идем. Шәхсән безнең гаиләгә бу паркта ошады. Матур итеп бизәлгән, тамак ялгарга кафесы да бар. Кеше да аз. Моннан соң Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркына йөрмәскә дигән фикергә дә килдек. Чөнки Горки-Әмәт паркы без яшәгән йорттан ерак түгел генә урнашкан.  
Лилия Гыйльметдинова, Кукмара: - Моңа кадәр Кукмарада ял итү урыннары бер дә юк иде. Ә быел исә берьюлы шундый өч урын барлыкка килде. Ике парк, Норма елгасы яр буе беркайчан да буш тормый, анда һәрвакыт кеше агыла. Мисал өчен, Ял паркында көндез балалары белән әти-әниләр ял итсә, кичләрен – яшьләр. Үзәктә урнашкан Ленин паркында исә буккроссинг киштәсе бар: монда кешеләр үзләре укыган китаплары белән бүлешә. Җитмәсә, авыл халкын да еш күрәбез бу урыннарда. Алар да ерактан килергә иренми. Әле алай гына да түгел: Кукмара паркларында ял итүче Саба белән Мамадыш районнарында яшәүчеләрне дә күрәбез. Дөресен генә әйткәндә, паркларны чиста итеп тотарлар, дип ышанмаган идек.  
Ләйсән Зиннәтуллина, Апас: - Аллага шөкер, быел Апас халкы парклы булды. Җәй көне биредә фонтан булса, кышын аның урынына, безнең балачактагы кебек, зур купшы чыршы куйдылар. Аның яныннан сабыйларның өзелгәне дә юк. Якын-тирәгә кар сыннары да ясадылар. Гомумән алганда, парк хәзерге вакытка туры китерелеп ясалган. Биредәге яктырткычларга кадәр заманча. Көненә ике-өч тапкыр шушы паркта бала белән ял итәбез. Балалар мәйданчыгын тулысынча яңарттылар. Хәтта иң нәни балаларга да атынгычлар куйдылар. Ни кызганыч, бу матурлыкны халык кына саклый белми, инде берничәсен җимерергә өлгерделәр.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: