Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстан ислам таралышының иң төньяк ноктасы"

Россия Фәннәр академиясе Шәрык Институтының фәнни җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, профессор Виталий Наумкин ислам турында сөйләгәндә образлар да мөһим роль уйный дип белдерде һәм Татарстанның беренче президенты тәкъдим иткән "Карлы илдә ислам" символын искә төшерде. Бу хакта Наумкин Казан федераль университетында узган VI “Мультимәдәни дөньяда ислам”  халыкара форумында әйтте. Казан федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры Линар Латыйпов форумда рус шагыйре, футурист, Казан университеты студенты Велимир Хлебниковның Россия турындагы “Русь, ты вся поцелуй на морозе” образын искә төшерде. Шулай ук Линар Латыйпов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Татарстан исламы турында “Карлы илдә ислам” дигән гыйбәрәсен дә әйтеп узды. “Шуңа бик кызыклы ассоциацияләр барлыкка килә. Чынлыкта, Россия, Татарстан ислам таралышының иң төньяк ноктасы бит”, - диде ул. Виталий Наумкин "Кардагы ислам" образын дәвам итте. “Гарәп илләрендә Россиядәге, Татарстандагы ислам турында фильмны тәкъдим иткәндә, Гарәп илләрендәге коллегаларым карлы урамда агач мәчеттән озын манараның калкып чыгуын күргәч шаккатканнар иде”, - дип искә төшерде профессор. “Алар (Гарәп илләрендәге коллегалар - ТИ) карда агач мәчеттән озын манара калкып чыккан образ – Россия , Татарстан исламы образы буларак хәтердә уелып калачагын әйтте”, - диде Виталий Наумкин. “Ислам турында сөйләгәндә образлар да мөһим роль уйный”, - диде тарих фәннәре докторы. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, “Мультимәдәни дөньяда ислам” форумы банерында да кышкы Болгар сурәте төшерелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев