Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан инвалидларны эш белән тәэмин итү буенча Идел буе округында лидер

Татарстан инвалидларны эш белән тәэмин итү буенча Идел буе округында лидер.

Татарстан инвалидларны эш белән тәэмин итү буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидер булды. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Икенче квартал нәтиҗәләре буенча республикада әлеге күрсәткеч (инвалидларның мәшгульлеге – Т-и иск.) 33,5 процентка кадәр артты. Россия Федерациясе күләмендә бу күрсәткеч – 26,9, Идел буе федераль округы буенча 25,6 процент тәшкил итә», - дип искәрттеләр ведомствода.

Шул ук вакытта, Татарстанда икенче кварталда эшләүче инвалидлар саны 29,6 меңгә җитте, дип билгеләп үттеләр министрлыкта. Республикада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган 88,6 мең эшкә сәләтле яшьтәге кеше исәпләнә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/22/190171/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев