Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан иң күп укый торган төбәкләр рәтендә

Татарстан иң күп укый торган алдынгы төбәкләр өчлегенә керде, дип хәбәр итә "Россия Почтасы" матбугат хезмәте. 2017 елның икенче яртыеллыгында язылу кампаниясе буенча бер мең кешегә яздырылган басма саны буенча Чечен Республикасы - лидер (354). Курск өлкәсе икенче урынны яулаган (330). Ә Татарстан Республикасы лидерлар өчлеген йомгаклый – 282 басма. Аннан соң рейтингта Төньяк Осетия, Кострома өлкәсе, Брянск өлкәсе, Чуашстан (217), Алтай Республикасы, Ставрополь крае һәм Амур өлкәсе килә. Сүз уңаеннан, быел беренче тапкыр язылу кампаниясе лидерлары гомуми сан буенча түгел, ә бер мең кешегә туры килгән басма буенча исәпләнде.      
Татар информ
Фото: Яндекс

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев