Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан идарәсе территориаль бүлекчәләрендә "Бердәм консультация көне" узачак

Татарстан идарәсе территориаль бүлекчәләрендә 17 ноябрьдә “Бердәм консультация көне” узачак, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Бу көнне барлык бүлекчәләрдә дә гражданнар күчемсез милеккә хокукларны теркәү (шул исәптән балигъ булмаган балалар катнашында яки ана капиталын файдаланып), җир законнары, кадастр теркәве һәм кадастр бәяләре турында тулы мәгълүматлар алырга мөмкин. Очрашуларда салым органнары, Пенсия фонды хезмәткәләре дә катнашачак.

Казанда Росреестрның Татарстан буенча идарәсе төп бинасында халыкны 13.00-18.00 сәгатьләрдә кабул итәчәкләр.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев