Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Хөкүмәтенең өстенлекле бурычларының берсе - дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләрне электрон форматка күчерү

Татарстанда электрон хезмәтләр дәүләт хезмәтләре порталында күрсәтелә. 2 млн кеше анда шәхси кабинетларын ачкан. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 2016 елга йомгак ясау һәм 2017 елга яңа бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде. Иннополиста узучы утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнаша. Министр "Услуги РТ" мобиль кушымтасы турында да әйтте, аннан 128 меңнән артык кулланучы файдалана. Электрон хезмәтләр күрсәтү буенча 410 инфомат исәпләнә. Дәүләт хезмәтләренең контакт-үзәге аша былтыр гражданнарның 430 меңнән артык мөрәҗәгате узган. Роман Шәйхетдинов Татарстанда барлыгы 240 хезмәт һәм сервисның электрон рәвешкә күчерелгәнен, шуның 10 сы былтыр кертелгәнен билгеләп үтте. 2016 елда татарстанлылар электрон хезмәтләрдән 83 млн мәртәбә файдаланган, бу, 2015 елга караганда, 1,4 тапкыр күбрәк. Электрон көндәлекләр 18,9 млн мәртәбә каралган. Табибка электрон юл белән язылу саны 11,4 млн тәшкил итә. Мәктәп картасы балансын карау өчен кулланучылар 3,1 млн мәртәбә кергән. Электрон түләүләр суммасы бер ел эчендә 1,7 тапкыр артып, 11 млрд сумга якын булган. Чагыштыру өчен. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында былтыр илнең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр түләгән акча 3 млрд ка кимрәк (Россия буенча түләүләр 7,9 млрд сумга якын). 1 мең кешегә нисбәттә күрсәтелгән электрон хезмәтләр рейтингында беренче урында Яр Чаллы, икенче урында Түбән Кама районы, өченче урында Казан, дртенче урында Саба районы, бишенче урында Зәй районы тора.Электрон түләүләр суммасы бер ел эчендә 1,7 тапкыр артып, 11 млрд сумга якын булган. Чагыштыру өчен. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында былтыр илнең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр түләгән акча 3 млрд ка кимрәк (Россия буенча түләүләр 7,9 млрд сумга якын). "Татарстан халкының спорт һәм мәдәни чараларга дәүләт хезмәтләре порталы, мобиль кушымталар аша билетлар сатып алуы ешайды. 2016 елда барлыгы 7,1 млн сумга 17,8 мең билет сатылды", - дип белдерде Роман Шәйхетдинов. Болгар музей-тыюлыгында һәм Свияжск утрау-шәһәрендә музейларның пик сәгатьләрендә эшен оптимизацияләү максатыннан аналитик хисаплар формалаштыру мөмкинлеге белән килүчеләрне исәпләү системасы кертелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев