Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Хөкүмәте сыйфатлы продукция җитештерүчеләргә премия тапшырачак

31 октябрь көнне Татарстан Хөкүмәтенең премияләрен тапшыру Советында шул хакта сүз булды.

Утырышны ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов үткәрде. Министр билгеләп үткәнчә, әлеге премия ел саен продукция һәм хезмәтләрнең сыйфаты өлкәсендә уңышларга ирешкән предприятие һәм оешмаларга тапшырыла. Быел әлеге бәйгегә 69 оешмадан гариза килгән. Исемлектә башка төбәкләрнең вәкилләре дә бар, һәм бу, әлбәттә, Татарстан премиясенең дәрәҗәсен күтәрә.

Җирле җитештерүчеләргә килгәндә, алар арасында Казан, Чаллы, Әлмәт, Лениногорск һәм Тукай районнары активлык күрсәткән.

“Татарстан Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясе лауреатларын билгеләгәнче “2016 елда Татарстанда сыйфат буенча иң яхшы менеджер”, “Татарстанның югары уку йортлары студентлары һәм аспирантларының сыйфат мәсьәләләренә багышланган иң яхшы фәнни-тикшеренү эшләре” бәйгеләре үткәрелде”, – дип хәбәр итте ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат сәркатибе Рита Мингалиева.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев