Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Хөкүмәте Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрале өчен җир кишәрлекләре исемлеген раслады

Татарстанда Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрале төзелеше максатында дәүләт ихтыяҗы өчен резервланган җир кишәрлекләре исемлеге расланды. Аңа республика территориясендә урнашкан 415 кишәрлек кергән. Республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган шул хактагы карарны ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган. Документ нигезендә җир кишәрлекләре өч елга резервланган. Кишәрлекләрнең милекчеләре, җирдән файдаланучылар, җир хуҗалары, арендаторлар аларда торак, җитештерү һәм мәдәни-көнкүреш һәм башка биналар, корылмалар төзи алмый. Шулай ук сугару, киптерү, культуртехник һәм башка мелиоратив эшләр башкара, су объектлары ясый алмый. Резервланган җир кишәрлекләре схемасы һәм аларның исемлеге белән Мәскәү - Казан югары тизлекле магистраленең  Казан шәһәре, Воровский урамы, 33нче йорт адресы буенча урнашкан Төбәк мәгълүмати үзәгендә танышып була.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев