Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Хөкүмәте йортында уздырылган киңәшмәдә Болгар шәһәрлегендәге объектлар турында фикер алыштылар

21 декабрь Татарстан Хөкүмәте йортында уздырылган киңәшмәдә Болгар шәһәрлегендә объектлар, шул исәптән кунакханә комплексы составындагыларны проектлау һәм төзү мәсьәләләре турында сүз алып барылды. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә кунакханә комплексын төзү проекты кысаларында эскизларның вариантлары тәкъдим ителде. Биредә шул исәптән люкс класслы отельнең булачак холлары, конференцияләр залы, рестораннар, кунакханә номерлары, спа-зоналар, бассейн, шулай ук XIV гасырда шушы җирдә булган үрнәктә мунча комплексы эскизлары күрсәтелде. Бүгенге киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, тәкъдитм ителгән проектларны нигез итеп алырга була. Хәзер, проектның кимчелекләрен һәм хәтта тәнкыйтен ишетер өчен бәйсез экспертларны чакырту мөһим, дип билгеләп үтте Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бу алга таба дизайн вариантларын, мунча комплексы идеологиясен һәм башка мәсьәләләрне төгәл итеп эшләп бетерүдә ярдәм итәчәк. Искәртеп үтәбез: кунакханә комплексы төзелешенә беренче таш 2015 елның апрель ахырында салынды. Проект инвесторлары - «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләре. Кorston Group идарәче компания буларак билгеләнгән. Элек интернет-тавыш бирү юлы белән кунакханә комплексына «Кул Гали» (Болгарда яшәп иҗат иткән шагыйрь Кол Гали хөрмәтенә) исеме сайланды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев