Татарстан Хөкүмәте йортында "Казан каймасы" төзелеше вакыйгасын мәңгеләштерү темасына киңәшмә үтте

Бөек Ватан сугышы вакытында 1941-1942 елларда “Казан каймасы”н төзүгә Татарстанның 34 районыннан эшчеләр җибәрелгән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова белдерде. Киңәшмәдә “Казан каймасы” төзелеше вакыйгасын, төзүчеләрнең хезмәт батырлыгын мәңгеләштерү әһәмияте турында сүз барды.

Васил Шәйхразиев 9 нчы Май – Җиңү көненә әзерлек кысаларында Җиңүне якынайткан кайбер вакыйгалар тиешенчә исәпкә алынмый калуын әйтте. “Әле ярый, елдан-ел республика тарихын ныграк өйрәнеп, моңарчы тирәнтен өйрәнелмәгән яңа фактларны ачыклыйбыз. Аннан үзебезгә “Элек кая булдык икән без?” дип сорау бирәбез. Тарих һәм кеше гомере, бер яктан караганда, озын кебек, әмма алдагы үсешен күздә тотканда, ул артык кыска. Бүген сугышта катнашкан ветераннар, тыл хезмәтчәннәре саны да көннән-көн кими. Шуңа күрә әле исән вакытта алардан сугыш хатирәләре турында сорашып, яздырып калырга кирәк. Безнең өчен бу мөһим. Совет халкының батырлыгын без буыннан буынга тапшырырга тиеш”, - дип билгеләп узды вице-премьер.

Васил Шәйхразиев Архив эше буенча дәүләт комитетының бер фактны да күз уңыннан ычкындырмавын, моңа кадәр яшереп калырга тиешле фактларның әкренләп ачыла баруын әйтте. “ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү буенча оештыру комитетының беренче утырышына әзерләнгәндә, архив эшен җентекләп карадык. Һәр унъеллыкта мөһим вакыйгалар бар. Шундыйларның берсе – “Казан каймасы” төзелеше башлануга 75 ел”, - диде вице-премьер. Ул ТАССРның 100 еллык юбилеен билгеләп үтүгә әзерлек уңаеннан Татарстанга кагылышлы әһәмиятле даталарга багышланган мондый киңәшмәләрнең системалы рәвештә уздырылачагын һәм республика үсешенең һәр этабы игътибар үзәгенә алыначагын ассызыклады. Васил Шәйхразиев сүзләренчә, кирәк булса, тарихчыларга, археологларга теге яки бу вакыйганы җентекләбрәк өйрәнү өчен йөкләмәләр биреләчәк.

"Казан каймасы" төзелешендә катнашкан 376 кеше йогышлы авырулар белән чирләгән

Казанны һәм якын-тирә территорияләрне немец-фашист гаскәрләреннән саклау максатыннан төзелгән ярымбоҗра рәвешендә уратып алган гигант корылманың озынлыгы 331 км тәшкил иткән. “Казан каймасы” танкларга каршы киртә куючы тоташ бер линия булган дияргә була. Окоп казу эшләре 1941  елның 13 октябрендә үк башланган. 1941 елның 15 декабрендә төзелештә иң күп кеше – 107 мең эшче теркәлгән. Татарстанның 34 районыннан эшчеләр җибәрелгән.

Ирада Әюпова әйтүенчә, медицина хезмәткәрләре дә ярдәмгә килгәнлектән, төзелештә меңнәрчә кешеләр эшләгәнен исәпкә алганда, 28 үлем очрагы бик зур сан түгел. Барлыгы 10 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 1941 елның ноябреннән 1942 елның гыйнварына кадәр 376 кеше йогышлы чир белән авырган. 3 меңнән артык кеше өшү җәрәхәтләре алган. Сүз уңаеннан, ул елны кыш бик иртә килә, 40 градуска кадәр коточкыч салкын була. Кешеләрнең җылы киемнәре дә, җитәрлек кораллары да булмаган. Кешеләр көрәк бүлешеп, чиратлашып туң җирне ватарга тырышкан, чөнки туң 1,5 метрга кадәр төшкән була.

4 айдан артык вакыт эчендә төзелештә катнашучылар 6 435 860 куб.м җир казып чыгарган, 294 812 куб.м урман, 95 951 куб.м таш әзерләнгән.

Ирада Әюпова сүзләренә караганда, “Казан каймасы” төзелешендә оборона предприятиеләре, эвакогоспитальләр эшчәнлеге әле тирәнтен өйрәнелмәгән.

Киңәшмәдә шулай ук Спас районыннан элемтәгә чыктылар. Чыгыш ясаучы үзләрендә “Казан каймасы”н булдыручыларга һәйкәл ачылуын әйтте. Васил Шәйхразиев әгәр төзелешне дәлилләүче урыннар калган булса, аларны экскурсияләр уздыру өчен саклап калырга тырышырга кирәклеген билгеләп үтте.

ТАССРның 100 еллыгы - бер көнлек бәйрәм түгел

Васил Шәйхразиев саклану корылмасы төзелешенә меңнәрчә кешедән тыш, бөтен республикадан 5 меңнән артык ат җибәрелүен дә шәрехләп үтте. “Аларны бит ашатырга да, кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә дә кирәк булган. Шушы территориядәге район җитәкчелеге әлеге мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнгән”, - диде ул. Премьер-министр урынбасары декабрь башында бу тема буенча видеоконференция режимында тагын бер киңәшмә узачагын әйтте. Анда сугыш елларында “Казан каймасы” территориясенә караган районнар аерым хисап тотачак. Февраль аенда вакыйганы мәңгеләштерү максатыннан нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләшү булачак. “Мин бу мәсьәләгә җаваплы каравыгызны сорыйм. Муниципалитетларның яртасыннан артыгы шушы эштә катнашкан”, - дип искәртте В.Шәйхразиев. Ул “Казан каймасы” буенча районнарда кызыклы фактлар булса, алар турында Архив идарәсенә хәбәр итәргә кушты.

Вице-премьер ТАССРның 100 еллыгына әзерлек уңаеннан, республика үсешенә өлеш керткән гаилә династияләрен хөрмәтләүгә җитди карарга кирәклеге турында күрсәтмә бирде. “ТАССРның 100 еллыгы һәр кеше өчен бәйрәм булырга тиеш. Бу бер көнлек бәйрәм түгел. Һәр муниципаль берәмлек үз оештыру комитетын булдырырга тиеш. 100 еллыкка символ-эмблемалар әзерләү дә зарур”, - диде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: