Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Һиндстан белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтәчәк

Татарстан вәкилләре ике яклы багланышларның бу юнәлеше бик перспективалы дип саный. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Алмаз Хөсәенов сөйләде.

Алмаз Хөсәенов Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиленең Татарстанга эшлекле визитының башлангыч нәтиҗәләрен билгеләп үтте. «Беренче чиратта уртак эштә безне авыл хуҗалыгы кызыксындырды. Без Һиндстанда 1 млрдтан артык кеше яшәвен һәм авыл хуҗалыгы белән, халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә авырлыклар булуын беләбез. Һинд бизнесы Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, аннан үз иленә җибәрү мөмкинлеге белән кызыксына. Бу мәсьәләдә эшләячәкбез. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында әлеге тема буенча очрашу булды инде», – дип билгеләп үтте Алмаз Хөсәенов.

Ул шулай ук Татарстан һәм Һиндстан арасында товар әйләнеше елына 500 млн доллары тәшкил итә, дип белдерде. «Безнең хезмәттәшлектә төп юнәлешләр булып вертолет төзелеше (2011 елдан әлеге илгә Казан вертолет заводы 150 вертолет төзеп озатты), "КАМАЗ" тора. Өстәмә юнәлешләр дә барлыкка килде- «Казан-Оргсинтез»да полимер һәм каучук җитештерелә. Бу өлкәләрдә перспективалар әйбәт. Татарстанда станоклар җитештерү планы да бар», – дип хәбәр итте Алмаз Хөсәенов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев