Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан һәм Ульяновск дин әһелләре XV Кулаткы укуларында катнашты

Укулар Татарстанның Болгар шәһәрендәге Ак мәчеттә узды, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Быелгы Кулаткы укуларында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Россия ислам институты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рафик Мөхәммәтшин, Спас районы хакимияте башлыгы Камил Ногаев, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Әмирханов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе беренче урынбасары Данис Шакиров, конгрессның Казан бүлекчәсе башлыгы Фәрит Мифтахов, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, КФУ ның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе татар журналистикасы кафедрасы доценты Илһам Фәттахов, Россия ислам институты мөгаллиме Рамазан Курамшин, Болгар шәһәре Ак мәчет имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов, педагогика фәннәре кандидаты, мөнәҗәтче Ильяс Халиков катнашты. Унбишенче тапкыр уздырылган конференциядә дин әһелләрен, зыялыларны, галимнәрне Рафик Мөхәммәтшин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Әлеге чара хәнәфи мәзһәбе елы кысаларында үткәрелде. Рафик Мөхәммәтшин “Болгар ислам академиясе – татар халкы мәгарифенең яңа баскычы” дигән темага чыгыш ясады. XV Кулаткы укуларында рухи тормыш темасы да читтә калмады. Педагогика фәннәре кандидаты Илдус Әмирханов “Рухи җәмгыятьтә диннең, милләтнең һәм дәүләтнең тоткан урыны” дигән темага доклад ясады. КФУ галиме Илһам Фәттахов “Татар мәхәлләсендә туган телебезнең әһәмияте” дигән темага нотык тотты. Укулар барышында танылган мөнәҗәтче, нәшидләр авторы Ильяс Халиков мөнәҗәтләр башкарды. Укулар тәмамлангач, Мәүлид укылды.  Конференциядән соң, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашында “Бәхет ул – игелек эшләүдән тәм табу” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы барышында сорауларга җавап бирелде. Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районы муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Венера Деникаева, Ульян өлкәсе мөселманнарының баш ахуны – төбәк Диния нәзарәте рәисе Илдар хәзрәт Сафиуллин, Самара Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Иршат Сафин, Ульян өлкәсе Кулаткы районы имам-мөхтәсибе Рәхимҗан хәзрәт Фәйзуллин һәм башка кунаклар да чыгыш ясады. Әлеге чараны оештыруда кулаткылылар Татарстан җитәкчелегенә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә ихтирамын белдерде. Халкыбызның бай тарихы белән танышу, борынгы мирасыбызны өйрәнү максатыннан, Казан һәм Болгар шәһәрләренә мәктәп укытучылары, мәктәп балалары, мәчет әһелләре, сугыш һәм хезмәт ветераннарын экскурсиягә алып килү оештырылуы хакында да әйттеләр. Ульян өлкәсенең күренекле ахуннарының, дин эшлеклеләренең тормыш юлларын һәм эшчәнлекләрен өйрәнүдә Татарстан галимнәренең зур таяныч булып торуын җиткерделәр һәм киләчәктә дә бердәм эшчәнлекне дәвам итәргә килештеләр. Әлеге чара академик, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, ООО ЭТЗ “ГЭКСАР” генераль директоры, Иске Кулаткы районы муниципаль берәмлеге башлыгы Эдуард хаҗи Ганиев иганәсендә узды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев