Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан һәм Кырым арасында парламентара хезмәттәшлек турында беренче килешү имзаланды

Казанда Татарстан һәм Кырым арасында парламентара хезмәттәшлек турында беренче килешү имзаланган. Документка  ике парламент башлыгы – Фәрит Мөхәммәтшин һәм Владимир Константинов кул куйган. Килешүнең имзалануын Фәрит Мөхәммәтшин "күптән көтелгән вакыйга" дип атады. "Без, Татарстан һәм Кырым дәүләт советы рәисләре, берничә тапкыр очраштык һәм парламентара хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую хакында сөйләштек. Кырым Россия Федерациясе составына кайтты, һәм моның өчен аның парламентына һәм аның рәисе булган коллегама олы юл үтәргә туры килде. Кануннарны, Конституцияне алмаштырырга кирәк иде, аннан кала, авыр күчеш чорында Россия составындагы тормышны җайлау таләп ителде. Минемчә, бу гади генә бурыч түгел, әмма алар аны уңышлы үтәде", – диде ул. Үз чиратында, Кырым парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, “килешүгә кул кую эш башы түгел, ә аның дәвамы”. "Формаль булмаган дәрәҗәдә без "Кырым язы"ның беренче көненнән үк эшләдек. Татарстан Республикасның Кырымның Россия составына керүдә катнашуын без беркайчан да онытмаячакбыз. Безнең уртак хезмәттәшлек дәвам итәчәк һәм ул уңай, конструктив булачак", – диде Владимир Константинов.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев