Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттаховага багышланган китап дөнья күрәчәк

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың вафатына тиздән 3 ел була… Исән булса, аңа быел 31 декабрьдә 40 яшь тулыр иде. Бу уңайдан җырчының тормыш иптәше Илгиз Габдерәкыйпов Вәсилә Фәттахова исемен мәңгеләштереп, сөеклесе истәлегенә китап чыгармакчы. Бу хакта аның инстаграм битеннән билгеле булды. Күптән түгел Илгиз Габдерәкыйпов Башкортстанның Балтач районында яшәп иҗат итүче язучы Ханис Хазимов белән очрашып сөйләшкән. Китапта Вәсилә Фәттахованың иҗаты һәм тормыш юлы сурәтләнер дип фаразлана. Вәсиләнең ире Илгиз Габдерәкыйпов социаль челтәрдә хатынының җырларын еш урнаштыра. Исегезгә төшерәбез, җырчының язмышы бик аянычлы булды. Ул яшьли ятим калып, сеңлесен үзе үстерә. Сынауларга бирешмичә, якты хыяллар белән яши. Тырышлыгы аркасында зур уңышларга ирешә. 2016 елның 26 январендә Вәсилә икенче сабыен табып, өзлегүдән вафат булды. Күпләрнең хәтеренә ул “Туган як” җырчысы буларак кереп калды.
tatar-today.ru
Фото: Барс Рекордс "Татар җыры 2015"
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев