Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстан һәм аның лидерлары турында татарның үзеннән яхшырак итеп беркем яза алмый" - Рабит Батулла

Күренекле татар язучысы Рабит Батулла Казанга төрле илләрдән язучылар китертеп, Казан турында китаплар яздыру идеясенә шикләнеп карый. Казан, Татарстан һәм аның лидерлары турында татарның үзеннән яхшырак итеп беркем яза алмый дигән фикерен җиткерде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. “Заказ биреп кинолар төшерттердек бит, провал арты провал, оятка гына калдык, – диде мөхтәрәм халык язучы Рабит Батулла. – Тагын шуңа әйләнмәсен иде дим. Үзебезнекеләргә заказ бирергә кирәк! “Мә сиңа гаиләңне туендырырлык акча, ике ел эшләмә, яз!” – дияргә! Талантлы кешеләргә, әлбәттә. Халтурщиклар күп булыр ул! Менә, мин яздым бит илбашы турынды. Кем килеп язсын аны миннән башка?! Менә шуны әйтеп карамадыңмы соң ул программаны уйлап табучыларга? Ул бит Татарстан турында, ул бит Казан турында. Язылган әсәрне күтәрегез башта. Аны урысчага, инглизчәгә тәрҗемә итәргә кирәк. Менә булыр бер эш!” Искәртеп үтәбез. Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласына FIJET Golden Apple (“Алтын алма”) бүләген тапшыру тантанасында башкалада тормышка ашырылачак яңа проектны анонслады. Ул танылган Россия язучысы Илдар Әбүзәров идеясе икән. “Ул Казан мэриясенә инде күп кенә чит илләрдә кулланылган, әмма Россиядә әле гамәлдә булмаган тәкъдим җиткерде. Сүз төрле ил һәм шәһәр язучыларына бер-ике айга фатир биреп, билгеле бер грантлар билгеләп, төп герое Казан булган әсәрләр яздыру турында бара”, – дип сөйләде шәһәр башлыгы. Ул бу проектны тормышка ашырырга әзер булуын белдерде.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев