Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан халыклары съезды төрле милләт вәкилләре арасында татулык һәм тынычлык никадәр мөһим булуын раслый

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халыкларының III съездыннан соң журналистлар белән әңгәмәсендә шулай дип белдерде. “Без 90 нчы елларда Татарстанда һәм Россиядә нинди аңлашылмаучанлыклар булуын хәтерлибез. Халыклар ассамблеясен булдырып, шундый система корып, дини структуралар белән мөнәсәбәтләрне җайга салып, иҗтимагый оешмаларны, республиканың абруйлы кешеләрен җәлеп итеп, тотрыклылыкны тәэмин итә алдык. Моңа Россия Президенты Владимир Путинның акыллы җитәкчелек итүе бәрабәренә дә ирешелде”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул, шулай ук, федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә булдырылган канун чыгару базаларының да ролен билгеләп үтте. Президент Илбашы Владимир Путинның съездга катнашучыларга телеграмма юллавы бу чарага югары бәя бирү билгесе булуын шәрехләде. Рөстәм Миңнеханов съездның төрле милләт вәкилләре бергә очрашуы өчен яхшы мөмкинлек булуын билгеләп: “Шул рәвешле, без территориябездә яшәүче халыкларыбызның мәнфәгатьләрен, ихтыяҗларын беләбез, фикерләрен ишетәбез”, – диде. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда һәм тулаем илдә дә яхшы якка үзгәрешләр булуын әйтеп үтте. “Дөрес, кемнәрдер бу позитив адымнарны күрергә теләми. Без әле 25-30 ел элек кенә чит илгә барганда, гаҗәпкә калып йөри идек. Ә хәзер чит илгә барабыз, анда безне шаккатыра алмыйлар. Андагы әйберләр бездә инде бар, без тагы да амбициоз бурычлар куябыз. Без шушы эшләрнең бәһасен беләбез, һәм ул киләчәктә дә дәвам иттереләчәк. Әмма тынычлык, татулык булмаса, ил куәтле һәм бердәм була алмачак, чәчәк атмаячак”, – дип искәртте республика җитәкчесе.      
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев