Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Россия һәм Казахстанның милли шагыйрьләре иҗаты тәкъдим ителде

Шигырьләр татар теленә шагыйрь Рафис Корбан тарафыннан тәрҗемә ителгән, дип хәбәр итә Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге. Шагыйрь Рафис Корбанның 60 яшьлегенә 4 шигъри җыентык чыгарылган: «Дуслар җыры» коллектив җыентыгы («Песни друзей»), казах шагыйрьләре Маралтай Ырыбаевның «Алатау» һәм Касыймхан Бегмановның «Куренбел» китаплары, «Марийские мотивы» мари шагыйрьләре җыентыгы. Залда җыелган кунакларга һәм юбилярга мөрәҗәгать итеп Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов чыгыш ясады. Тарихи яктан Казан төрле халыкларның юллары кисешкән урын, һәм нәкъ менә биредә Идел буе һәм Уралның күп кенә халыклары китаплары тәүге тапкыр дөнья күрде, дип сөйләде ул. Ирек Шәрипов, мондый җыентыклар халыклар мәдәниятын үзара баета, ә «халыклар күңеле»н тәрҗемә итү миссиясе — игелекле миссия, дип әйтте. Татарстан Республикасының беренче президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе исеменнән Рафис Корбанга «Биография дәвам итә…» Минтимер Шәймиев биографиясенең татар һәм рус телендәге җыентыкларын бүләк иттеләр. Рафис Корбанны котлап, казах шагыйрьләре Галим Җайлыбай һәм Касыймхан Бегманов, баркар шагыйре Муталип Беппаев, чуаш шагыйре Валерий Тургай һәм Юрий Семендер, Мари Эл халык шагыйре Геннадий Ояр чыгыш ясады. Чувашиядән килгән кунаклар Чувашия Республикасы мәдәният министры, Татарстан чуашлары милли-мәдәни автономиясе экс-рәисе Константин Яковлевның рәхмәт хатын укыдылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев