Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Халыклары дуслыгы йортында хәзерге вакытта 20ләп тел өйрәнелә

16-17 май көннәрендә Казанда “Россия төбәкләрендә этникара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүдә милли-мәдәни автономияләрнең роле һәм урыны” дигән төбәкара конференция уза. Аның кысаларында, кичә Татарстан Халыклары дуслыгы йортында “Гражданлык җәмгыяте үсешендә ресурс үзәге буларак Халыклар дуслыгы йорты”, дип исемләнгән түгәрәк өстәл үтте. Чара башланыр алдыннан, Татарстан Халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов делегатларны әлеге оешма урнашкан бина белән таныштырды. Кунакларны аеруча да якшәмбе мәктәбе, Татарстандагы милли-мәдәни автономияләр өчен аерым бүлеп бирелгән бүлмәләр кызыксындырды. “Безнең республикада төрле милләтләрнең 216 иҗтимагый оешмасы эшли. Бу бик зур көч. Татарстанда Халыклар дуслыгы йорты 1998 елдан алып гамәлдә. Яңа бинага без 5 ел элек кенә күчтек һәм биредә эш башлаганда Россиянең башка төбәкләрендәге Халыклар дуслыгы йортлары белән элемтәгә кереп, аларның эш тәҗрибәсен кардык. Безгә калса, Татарстан Халыклары дуслыгы йортында эшне дөрес оештырдык”, - дип таныштырды Ирек Шәрипов. Шуннан соң делегатлар ТР Халыклары дуслыгы йортының һәр катында урнашкан бүлмәләр белән танышты. “Сораштырулар күрсәткәнчә, Татарстанда яшәүчеләрнең 52 проценттан артыгы Татарстан Халыклары Ассамблеясы хакында ишетеп белә. Ә 25 проценты исә аның эшчәнлеген һәрдаим күзәтеп бара. Бу безнең өчен бик зур күрсәткеч”, - диде Ирек Шәрипов. “Без мәгълүмати яктан ачык. Үзебезнең дә 3 мәгълүмат чыганагыбыз бар”, - дип билгеләп үтте ул һәм Татарстан Халыклары дуслыгы татарфыннан чыгарыла торган журнал, Ассамблеяның порталы, тапшыруы белән таныштырды. Ирек Шәрипов искәрткәнчә, Татарстанда милли-мәдәни автономияләрнең саны - 36. Аларның һәркайсына Татарстан Халыклары дуслыгы йортында урын бирелгән. Мисал өчен, яһүдләрнең милли мәдәни-автономиясе һәм үзбәкләрнеке бер бүлмәдә урнашкан. Соңгысы исә узган ел гына да 1,5 меңләп ватандашларын кабул итеп, аларны борчыган сорауларга җавап биргән һәм үзбәкләр каршында килеп туган кыенлыкларны чишәргә ярдәм иткән. Татарстан Халыклары дуслыгы йортында хәзерге вакытта 20ләп тел өйрәнелә. Якшәмбе мәктәпләренә йөрүчеләр саны 400дән артык. “Шунысы кызык: бездә иң популяры корея теле. Аны татар һәм рус балалары өйрәнә", - диде Ирек Шәрипов.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев