Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Халыклары дуслыгы йортында "Халыклар дуслыгы — Татарстан байлыгы" форумының пленар утырышы узды (видео)

Бүген Татарстан Халыклары дуслыгы йортында “Халыклар дуслыгы — Татарстан байлыгы” форумының пленар утырышы узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, “Росмолодежь” федераль агентлыгының төбәк белән эшчәнлек идарәсе җитәкчесе Екатерина Драгунова, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе ярдәмчесе Денис Заварзин, ТР Президенты Аппаратының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт минитсры урынбасары Рөстәм Гарифуллин һ.б. рәсми затлар катнашты.

Дүртенче тапкыр үткәрелә торган быелгы форум дүрт юнәлештә эш алып бара. Алар арасында – милли-тарихи квестлар уйлап табу белән бәйле мәйданчык, интернетта милләтара мөнәсәбәтләрнең чагылышы буенча фикер алышу мәйданчыгы, милли-мәдәни, белем бирү, спорт акцияләрен үткәрү буенча юл картасын төзү өчен мәйданчык, интернетта милләтчелек һәм экстремизмны профилактикалауга багышланган мәйданчык бар. 15 ноябрьдә эшли башлаган форум җомгага, ягъни 18 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда барлыгы 180 кеше катнаша.

“Яшьләр белән эшләүне районнарга күчерергә кирәк”

Форум вәкилләре каршында чыгыш ясаганда Фәрит Мөхәммәтшин дуслык, татулык, тынычлыкның мөһимлеген искәртте.

“Без сезнең белән күп милләтле Россия дәүләтенең милли сәясәтен тормышка ашыру буенча берүк эш алып барабыз. Республикабыз Президенты Указы нигезендә милли сәясәт буенча дәүләт программасын тормышка ашыруда күп факторлар, күп йөзләр катнаша һәм алар тынычлык, бердәмлек, дуслыкны саклап калу өстендә эшли. Шуннан да кыйммәтрәк әйбер юктыр”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе Татарстанда ачылган 5 Халыклар дуслыгы йортларына республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яңа автобуслар тапшырылачагын хәбәр итте. 16 урынлы, Татарстанда җыелган автобусларны иҗтимагый оешмаларга икенче атнада тапшыру планлаштырыла.

“Безнең күп телле, күп мәдәниятле, күп милләтле булуыбыз — илнең үзенчәлекле байлыгы. Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы каршында яңа максатлар куела. Бу эшчәнлекне, шул ук күләмдә республиканың муниципаль районнарына “төшерү” кирәк”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул бу мәсьәләне пленар утырыштан соң журналистлар белән аралашу барышында да күтәрде.

“Мин яшьләр ассамблеясының эше белән канәгать булып бетә алмыйм. Эшләре бар, эшләре күп. Күбесенчә бу эш үзәктә − Казанда, шушы яшьләр ассамблеясының офислары булган җирдә бара. Мин бүген аларга яңа бурыч куйдым: яшьләр белән эшләү даирәсен киңәйтергә кирәк. Муниципаль районнарда, муниципаль шәһәрләрдә эшне көйләү мөһим”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Мондый Халыклар дуслыгы йорты һәр кайда да юк”

Екатерина Драгунова сүзләренчә, милли мәсьәләләрне хәл итүдә Татарстан барысына да үрнәк булып тора. “Мин Россия Федерациясенең күп субъектларында булам. Әмма Татарстандагы кебек мондый үзенчәлекле тәҗрибә башка бер кайда да юк. Гәрчә бик күп милләтләрне үзенә алган республикалар булса да. Яшьләр белән шулай системалы эшләү, аларга аралашу өчен мөмкинлекләр генә түгел, ә урын да биргән Халыклар дуслыгы йортлары бик аз”, – диде ул чыгышында.

Екатерина Драгунова билгеләп үткәнчә, Россиядә, соңгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, 146 миллион кеше яши. Бу – 193 милләт дигән сүз. Татарстанда гына да 173 милләт вәкиле гомер итә. Россиядә хәзерге вакытта рәсми рәвештә 33 телдә белем бирәләр, 59 тел рәсми рәвештә өйрәнелә.

“Боларның күпчелеге Татарстанда урын алган, шуңа да мәдәниятара һәм милләтара диолог өчен бу үзенчәлекле мәйдан. Биредә, башка беркайда да гамәлгә ашырылмый торган проектлар тормышка ашырыла. Бу форум да төрле төбәкләрдән килгән яшьләргә аралашырга мөмкинлек бирә”, – дип ассызыклады Екатерина Драгунова.

Рөстәм Гарифуллин билгеләп үткәнчә, әлеге форум яшьләр белән аралашу, аларның идеяларын, фикерләрен белү өчен яхшы мәйданчык. “Хәзер уйлап табылган идеяларыгызны безнең белән берлектә актив рәвештә тормышка ашыруыгызны телим”, – диде ул.

Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы җитәкчесе Тимур Кадыйров исә узып баручы елда башкарылган эшләргә йомгак ясады.

Утырыш азагында милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу, республикада халыклар дуслыгын ныгыту, татулык булдыру өстендә эш алып баручылар һәм зур уңышларга ирешүчеләр бүләкләнде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев